ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2018 ел
җомга

   Яңа Усы авыл китапханәчесе “Тургай” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен китап күргәзмәсе оештырды. Балалар китапларны кызыксынып карадылар, китапханәченең сүзләрен игътибар белән тыңладылар. Соңыннан әкиятләр укып, фикер алыштылар.

Язгы каникул чорында опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре Тугаш, Түбән Табын, Югары Табын, Нарат – Асты, Тамьян, Тегермәнлек, Тойгелде, Игенче, Элемтә, Баланны, Рус. Шуган, Шуганка, Салауз –Мухан җирлекләрендә яшәүче опекун һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә булдылар.

Космонавтика көне уңаеннан "Мизгел" Яшьләр үзәгендә " районыбыз  яшьләре өчен  кызыклы программа узды...

12 апрель көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында Космонавтика көненә багышланган викторина булып узды. 

Бадминтон буенча 2 тур Шәхси Кубогы ярышлары узачак

Татарстанда “Экояз–2018” санитар-экологик икеайлыгы старт алды. Бу чорда республиканың табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән режимда эшли. Ике ай эчендә республика территориясе экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган хәлгә килергә тиеш. Төп басым чүп-чарны санкцияләнмәгән урыннарга ташлаудан хасил булган чүплекләрне юкка чыгаруга ясала. Татарстанның елга, күл, парклар – аерым игътибар астында.

Татарстанда санитар-экологик икеайлык кысаларында, урманнарны тәртипкә китерү, чистарту буенча эш алып барыла. Бүген Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, урманчылык хезмәткәрләре катнашында рейдларның берсе Матюшино урманында үткәрелде. Анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә мәйданы кечкенә булу сәбәпле, бүлеп булмый торган җир кишәрлегендә ике йорт салып һәм аларның һәркайсына милеккә хокукны рәсмиләштерү турында сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. 

Кечкенә җир участогында ике йорт тергезү очраклары шактый. Әйтик, бер йортта ата-аналары яшәсә, икенчесендә исә яшь гаилә көн күрә.

Әлеге сорауларга Идарә белгечләре ни дип җавап бирә соң? Бу хакта тулырак мәгълүмат сайтыбызның рус телле өлешендә. 

1961 нче елның 12 апрелендә дөньякүләм мөһим вакыйга була: Совет космонавты Юрий Алексеевич Гагарин,  беренчеләрдән булып, галәмгә күтәрелә. Әлеге датага багышлап, Метрәй башлангыч мәктәбендә "Галәм киңлекләре" дип аталган чара узды.

11 апрель көнне Сарман муниципаль районы МББУ "Сарман урта мәктәбе"ндә районара "Рус әдәбиятының әхлакый чыганаклары" дип аталган фәнни-гамәли конференция булды. Мәктәбебез укучылары бу конференциядә катнашып, зур уңышларга ирештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International