11 апрель көнне Сарман муниципаль районы МББУ "Сарман урта мәктәбе"ндә районара "Рус әдәбиятының әхлакый чыганаклары" дип аталган фәнни-гамәли конференция булды. Мәктәбебез укучылары бу конференциядә катнашып, зур уңышларга ирештеләр. 9 нчы сыйныф укучысы Шәйхразиева Алсу 1, 6 нчы сыйныф укучысы Хәкимов Денис һәм 7 нче сыйныф укучысы Шакирҗанов Рүзәл 2 дәрәҗәдәге Җиңүче Дипломнары белән бүләкләнделәр. Фәнни җитәкчеләре рус теле һәм әдәбияты укытучылары Гайсина Р.З., Фаррахова Р.Г.