ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

24 апрель көнне Краснояр авыл клубында Чернобыль фаҗигасенең 25 еллыгына багышланган чара булып узды.

24 апрель көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Кояшкай" балалар бакчасы, Күбәк урта мәктәбе укучылары катнашында "Тукай эзләре буйлап" исемле тематик кичә булдып узды. Биредә "Нур" театр коллективы "Шүрәлеләр белән янәшә" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, кичәдә катнашучылар Тукай әсәрләреннән инценировкалар белән чыгыш ясадылар. Шулай ук интеллектуаль викторина, "Тукай шигырьләрен иң оста, сәнгатьле сөйләүче" конкурсы үтте. Кичә Туган тел җырын башкарып тәмамланды.

 

24 апрель көнне Тугаш авыл мәдәният йортында "Яшь йөрәкләр!" ветераннар клубына йөрүчеләр белән очрашу булып узды.

Санитар чистарту һәм территорияләрне төзекләндерү буенча икеайлык башланып китте.


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

   Санитар-экологик икеайлыгы кысаларында Мөслим районы китапханәчеләре Ленин өмәсендә катнаштылар,  территорияне чуп-чардан чистарттылар.

Сикия авыл клубында шахмат буенча уен-ярыш булып узды.

 

Әмәкәй авыл мәдәният йорты директоры авыл китапханәчесе белән берлектә "Төнге китап уку" акциясе уздырдылар. Чара барышында әсәрләр укылды һәм әңгәмә оештырылды.

 

24 апрель 2018 елда Мөслим лицее базасында “Мәгариф”милли проекты кысаларында акчалата бүләкләүгә дәгъва белдерүче укытучыларның җәмәгать тыңлаулары үтте.

Краснояр авыл клубында Космонавтика көненә багышланган "Гагарин - безнең героебыз!" исемле чара булып узды.

Музейга экскурсия...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International