Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Тукай эзләре буйлап" исемле тематик кичә булдып узды.

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

24 апрель көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Кояшкай" балалар бакчасы, Күбәк урта мәктәбе укучылары катнашында "Тукай эзләре буйлап" исемле тематик кичә булдып узды. Биредә "Нур" театр коллективы "Шүрәлеләр белән янәшә" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, кичәдә катнашучылар Тукай әсәрләреннән инценировкалар белән чыгыш ясадылар. Шулай ук интеллектуаль викторина, "Тукай шигырьләрен иң оста, сәнгатьле сөйләүче" конкурсы үтте. Кичә Туган тел җырын башкарып тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International