26 нчы апрель көнне Г.Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан, ирекле микрофон рәвешендә Шигырь бәйрәме үтте. Әлеге чарада, балалар белән беррәттән, районыбызның бер төркем әдипләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Килгән кунакларны Г.Тукай әсәрләре геройлары каршы алды.
Үзәк китапханәдә "Без -Тукай оныклары" исеме астында Библиокич үтте. Кичәдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына -132 ел тулу уңаеннан шигырь бәйгесендә актив катнашкан райондашларыбыз чыгыш ясады. Катнашкан һәркеше диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
"Күбәләк" балалар бакчасында балалар үлән чәйләре белән таныштылар. Соңыннан тәмләп шул үләннәрдән кайнатылган чәйне эчеп тә карадылар.
24 апрель көнне Мөслим гимназиясендә 8 сыйныф укучылары белән очрашу үтте. “Начар гадәтләр” темасына лекция белән Мөслим хастәханәсенең гигиена тәрбиясе буенча инспекторы Мортазина Р.Р. чыгыш ясады. Сүз тәмәке тартуның, алкоголизмның, наркомания һәм токсикоманияның, компьютер, телефоннарга бәйлелекнең зыяны турында барды.
Мәдәният объектларында капиталь ремонт
Аграр көллият студентлары кунакка бардылар ...
Ташлияр авылы китапханәчесе "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре өчен "Китерегез Тукайга чәчәкләр" дип исемләнгән кичә үткәрде. "Актык тамчы яшь" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеген координацияләү буенча комиссия утырышы узды
Иске Карамалы авылы китапханәчесе, мәдәният йорты белән берлектә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне унаеннан балалар өчен шигырь бәйрәме уздырдылар.
КЧС утырышы узды