Г.Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан, Шигырь бәйрәме үтте

2018 елның 27 апреле, җомга

26 нчы апрель көнне Г.Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан, ирекле микрофон рәвешендә Шигырь бәйрәме үтте. Әлеге чарада, балалар белән беррәттән,  районыбызның бер төркем әдипләре һәм  җәмәгать эшлеклеләре  катнашты. Килгән кунакларны Г.Тукай  әсәрләре геройлары каршы алды. Бәйрәм вакытында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Мөстәкыйль балалар” төркеме оештырган “Туган телебезне беләбезме?” исемле акция эшләде, теләге булган һәр кеше үзенең яраткан шигырен микрофонга сөйләү мөмкинлеге алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International