ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

 27 нче апрель көнне Мөслим авылы “Күбәләк” балалар бакчасында балалар бакчалары мөдирләре семинары үтте. Семинар барышында балаларны ашату, энергия саклау, “методик десант”ның нәтиҗәләре тикшерелде.

Мөслим муниципаль районында "Өлкән буын" партия проектын тормышка ашыру дәвам итә.

27нче апрель көнне мәгариф идарәсе, Мөслим гимназиясе һәм Муса Җәлил исемендәге Минзәлә пед.колледжы белән берлектә башлангыч сыйныф укытучылары өчен регионара семинар үтте.


27
апрель, 2018 ел
җомга

Чернобыльче белән очрашу

Санитар-экологик икеайлылык кысаларында субботниклар

П. Днепров  исемендәге Рус-Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучылары Мөслим лицеенда кунакта булдылар. 10а сыйныф укучысы Сәләмова Рәмилә лицей территориясе буенча мавыктыргыч экскурсия уздырды. Кунаклар уку кабинетларын  һәм лабораторияләрне карап үттеләр.  Укыту эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Ч. Т. укучыларны лицейның  укыту профилләре белән таныштырды.

  Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Татар әдәбиятының кояшы” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Китап күргәзмәсе оештырылды, шагыйрьнең әкиятләре буенча рәсемнәр ясалды.  Укучылар башкаруында шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Презентация күрсәтелде. 

    Метрәй авылы китапханәчесе татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен "Мәңге яши,яшьни Туган тел!" исемле әдәби кичә үткәрде. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр,викторина сорауларына җаваплар бирделәр.

   Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче нәниләребез өчен "Тукай-бөек татар шагыйре" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.

Чернобыль АЭС авариясенең 32 еллыгына багышланган чара узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International