П. Днепров исемендәге Рус-Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучылары Мөслим лицеенда кунакта булдылар.

2018 елның 27 апреле, җомга

П. Днепров  исемендәге Рус-Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучылары Мөслим лицеенда кунакта булдылар. 10а сыйныф укучысы Сәләмова Рәмилә лицей территориясе буенча мавыктыргыч экскурсия уздырды. Кунаклар уку кабинетларын  һәм лабораторияләрне карап үттеләр.  Укыту эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Ч. Т. укучыларны лицейның  укыту профилләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International