ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2018 ел
җомга

  Үзәк китапханә хезмәткәре  аграр көллиятенең беренче курс студентлары һәм Мөслим гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары өчен "Йөрәкләр һаман яралы" исеме астында Бөек Җиңүнең 73-еллыгына багышланган чара үткәрде

Аграр көллиятнең механик бригадасы язгы-кыр эшләрен башлап җибәрде.

1 май көнне Яңа Усы авылында "Карга боткасы" булып узды. Авыл мәдәният йорты директоры һәм китапханә җитәкчесе балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, кошлар турында сөйләделәр, төрле кызыклы уеннар уйнаттылар. Бәйрәм азагында бергәләп кошлар хөрмәтенә пешерелгән ботка ашадылар.

Иске Карамалы авыл мәдәният йорты территориясендә татар халкының милли бәйрәме «Карга боткасы» булып узды.

30 апрель көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган ял концерты булып узды.

“Ләйсән” балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары тирә-юньне тырышып өйрәнәләр. Алар дөньяны танып, иснәп, ватып карап өйрәнәселәре килә. Бу өйрәнү бертуктаусыз: уйнаганда да, экскурсияда да, сөйләшкәндә дә, хезмәттә дә.

"Миләшкәй" балалар бакчасында талантлы балалар арасында "Лучше всех"конкурсы оештырылды. Анда унбер бала катнашып,үзләренең талантларын күрсәттеләр.Аларга "Лучше всех"медальләре тапшырылды.

МБГББУ Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Садыкова Зарина, Яшел Үзән шәһәрендә үткән Республикакүләм “Твой голос” дип исемләнгән эстрада җырлары фестиваль – конкурсында катнашып, III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.

МБГББУ Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Нигьматуллин Раушан Казан шәһәрендә үткән “Алиш эзләреннән” V төбәкара  фәнни-гамәли конференциядә катнашты һәм лауреат дипломына лаек булды. Раушанның укытучысы – Иксанова Р.Я., туган тел һәм әдәбияты укытучысы


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

1 май көнне Кряш Шуран авыл мәдәният йорты каршында "Карга боткасы" бәйрәме узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International