1 май көнне Яңа Усы авылында "Карга боткасы" булып узды. Авыл мәдәният йорты директоры һәм китапханә җитәкчесе балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, кошлар турында сөйләделәр, төрле кызыклы уеннар уйнаттылар. Бәйрәм азагында бергәләп кошлар хөрмәтенә пешерелгән ботка ашадылар.