ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2018 ел
җомга

Балаларны яклау көне уңаеннан Шуганка авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, балалар бакчасы нәниләре өчен "Сабантуй" бәйрәме үткәрделәр. 

Яңа Усы авылы китапханәчесе “Йортларга – китап нуры” кысаларында Кононова Клавдия апаның өендә булды.

Балаларны яклау көне уңаеннан Ташлыяр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Бәхетле балачак" исемле  чара уздырдылар. Чара барышында балалар кызыклы уеннар уйнадылар, кунакка килгән клоуннарга үзләренең талантларын күрсәттеләр.

1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан, Ташлыяр авылы китапханәсе укучылар белән "Сабантуй" бәйрәме уздырды.

Рус.Шуган авылы китапханәчесе "Берегите природу" дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе үткәрде.

Югары Табын авылы китапханәсендә "Файдалы ял" темасы астында тематик дәрес үтте.

Каенсаз  авыл китапханәчесе  "Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Фирдания Гәйнуллинаның  өендә булды, яңа газета һәм журналлар белән таныштырды.

Яңа Усы авылы китапханәчесе “Йортларга – китап нуры” кысаларында Алексеева Зинаида апаның өендә булды, кайткан яңа матбугат белән таныштырды.

    “Үзәкләштерелгән китапханә”  һәм “Мөслим туган як музее” хезмәткәрләре “Курай” паркында, балаларны яклау көне уңаеннан  “Кызыклы старт” уеннары оештырдылар. Балаларга кызыклы уеннар тәгъдим ителде, уен ахырында катнашучыларга бүләкләр таратылды.  

Кр.Шуран авылы китапханәсе "Күңелле балачак" дип исемләнгән балалар сабантуе оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International