ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасында бүген "Әкиятләр илендә" исемле чара узды. Балалар "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерде.Балалар батыр булырга, зурларның сүзләрен тыңларга, хезмәтне яратырга ,дус һәм тату яшәргә өйрәнде. Балаларыбыз үзләрен аудитория алдында тотарга өйрәнәләр,аларның сөйләм теллләре үсә.

Мөслим әрәмәсендә өмәләр  башланды...


3
июнь, 2018 ел
якшәмбе

Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе башлангыч класс укучыларын яңа кайткан газета-журналлар белән таныштырды.

Балаларны яклау көне уңаеннан Яңа Усы авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, укучылар өчен "Сабантуй" бәйрәме үткәрделәр.


2
июнь, 2018 ел
шимбә

1 июнь көнне Сикия авыл клубы мөдире балалар Сабантуе үткәрде. Беренче эш итеп балалар җиңүчеләр өчен күрше-тирә, туганнар һәм танышлар йортын йөреп чыгып бүләкләр җыйдылар. Бүләк буларак гадәттәгечә тастымал-кулъяулык, шулай ук уенчыклар, тәм-томнар һәм башка әйберләр җыелды. Төп бәйрәм традицион уеннардан торды, биредә кызлар һәм егетләр үзара көч сынаштылар. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. 
 


1
июнь, 2018 ел
җомга

Юллар тозеклэндерелә

Яңа Усы авылы китапханәчесе, мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, “Урман аланында” дигән әдәби сәгать үткәрделәр һәм балалар белән язгы урманга экскурсия ясадылар.

Метрәй авылы китапханәчесе "Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Мәмдүдә Хафизова янында булып, аны яңа газета-журналлар, китаплар, район яңалыклары белән таныштырып кайтты.

Балаларны яклау көне уңаеннан Шуганка авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, балалар бакчасы нәниләре өчен "Сабантуй" бәйрәме үткәрделәр. 

Яңа Усы авылы китапханәчесе “Йортларга – китап нуры” кысаларында Кононова Клавдия апаның өендә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International