ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Дусай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре сәхнә ветераны Хәбибуллина Гөлсинә апаны 80 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр һәм теләкләрен җиткерделәр.

Баек авылы китапханәчесе балалар белән, рус язучысы А.С.Пушкинның туган көненә карата әңгәмә үткәрде.

Ишкәкле көймәчеләр һәм катамаранда гаилә ярышы узды

Тугаш авылы китапханәчесе, мәдәният йорты белән берлектә, балалар өчен "Табигать миңа - мин табигатькә хезмәт итәм" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. 

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасында милли орнаментлар белән танышу көне.Балаларыбыз татар халкының милли орнаменты һәм рус халкының милли орнаменты белән таныштылар.Максат-балаларны милли киемнәр,аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре  белән якыннан таныштыру.

Ташлыяр авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, "Сабантуй" бәйрәменә бүләк җыюда актив катнаштылар.

Яңа Усы авылы китапханәчесе кайткан яңа газета һәм журналларга күзәтү формасында әңгәмә үткәрде.

Тат.Буляр авылы китапханәчесе "Өмет" ветераннар клубы членнары белән чираттагы утырышны уздырды.

5 июнь көнне Сал.Мухан авыл паркында "Бәхетле балачак" дип исемәнгән бәйрәм булып узды. Чара барышында күңелле уеннар уйнатылды, яшьлек агачы утыртылды. Чарада катнашкан һәр бала бүләкләнеп үтелде. Бәйрәм һәркем күңеленә хуш килде.


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Мөслим муниципаль районы мәктәпләрендә “Балалар илебезне ясый ”  исеме астында рәсем конкурсы ъткщрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International