Мөслим муниципаль районы мәктәпләрендә “Балалар илебезне ясый” дигән исем астында рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Конкурста 13 укучы катнашты һәм призлы урыннар яулады. Конкурсның район этабында катнашкан рәсемнәр Казан шәһәренә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең региональ бүлегенә җибәрелде. Мөслим гимназиясенең 2 класс укучысы Карина Бурганова җинүче дип табылды һәм ул 12 июнь көнне "Ривьера" аквапаркында узучы бүләкләү тантанасына чакырылды.