Терлек азыгы әзерләү.
"Йортларга-китап нуры" акциясе кысаларында, Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе Хамматова Вәсилә Якуп кызын "Казан утлары", "Мәдәни җомга", "Мәйдан" журналлары белән таныштырды.
Исәнсеф авылында авыл мәдәният йорты мөдире һәм әти-әниләр көче белән балалар Сабантуе үткәрелде. Бәйрәм күпсанлы балалар һәм кунаклар белән бергә бик күңелле, кызыклы һәм җанлы барды.
29 июнь көнне Елгабаш авыл клубында балалар арасында бильярд ярышы булып узды.
26 июнь көнне Мөслим үзәк шифаханәсе хезмәткәрләре медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан табигать кочагында ял иттеләр.
Татарстанда кыр көне-2018
Территориаль усеш булеге
Шуганка авыл мәдәният йорты директоры авыл фельдшеры белән берлектә "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен Халыкара наркомания белән көрәш һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы булган «Синтетическая угроза» дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Краснояр авыл клубы мөдире балалар өчен "Күңелле стартлар" үткәрде. Балалар конкурс һәм эстафеталарда бик актив катнаштылар. Барлык катнашучылар да баллы призлар белән бүләкләнделәр. Чара бик кызыклы һәм күңелле, нибары бер сулышта үтте, чөнки командалы уен һәм спорттан алган азарт, чыннан да, могҗизалар тудырырга сәләтле.
26 июнь көнне Краснояр авыл клубында "Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!" исеме астында чара булып узды. Биредә наркотикларның кеше организмына зыяны турында әңгәмә алып барылды.