26 июнь көнне Мөслим үзәк шифаханәсе хезмәткәрләре медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан табигать кочагында ял иттеләр. Мөслим муниципаль районы башлыгы Р. Х. Муллин барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады Маннанова. Н.Г., Куянова Г.Ш., Хантимерова Ә. М. РФ сәламәтлек саклау Министрлыгының Рәхмәт хатларын, Сайфуллина Ф. Б. ТР сәламәтлек саклау Министрлыгы мактау грамотасын, Нөгманова С. Ф. һәм Шайхразиева И. В. , ТР сәламәтлек саклау Министрлыгы Рәхмәт хатларын тапшырды, Ишматова Г. Т. Мөслим муниципаль районы Мактау грамотасын, Шагиева Л. М. һәм Хайретдинова А. М. ТР Мөслим муниципаль районы, башлыгы Рәхмәт хатын тапшырылды. Шулай ук бәйрәмдә Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары А. М. Әхмәтҗановта катнашты. Бәйрәм “ин тәмле татар ризыгы” конкурсы, концерт номерлары, «аркан тартышу», «армспорт», «ату», «капчык киеп йөгерү», «йомырка кабып йогеру», гайлә эстафетасы кебек спорт уеннары белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.