ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

    Үзәк китапханәдә Мордва республикасы мәдәният, милли сәясәт, туризм  һәм архив эше министрлыгы министры Чушкин Анатолий Михайлович кунакта булды һәм үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

   Кояшкай балалар бакчасында тәрбияләнүче зурлар һәм уртанчылар төркеме белән Татарстан Республикасы көненә багышлап кичә үтте. Балаларга Татарстан көне һәм аның символлары турында мәгълүмат бирелде, соңыннан бергәләп Татарстан флагын ясадылар.

Каникул чорында Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары аеруча актив булдылар. Районкүләм оештырылган чараларда, республикакүләм билгеләп үтелүче бәйрәм көннәрендә укучыларыбыз һәм уытучылар район халкының ялын оештыруда актив катнашты.

25 август көнне Яңа Карамалы авыл клубында Советлар Союзы Герое М. Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә багышланган әңгәмә булып узды.

"Табигать белән берлектә" атналыгы кырмыскаларга багышланган көн белән башланып китте. Кырмыскалыктагы "тормыш", бу бөҗэкләрнен эш сөючәнлеге, аларны ни өчен "урман санитарлары" дип атаулары турында балалар кызыксынып тыңладылар.

“Ләйсән” балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары төз ату күнекмәсен ныгыталар.

Китаплар- безнең иң якын дусларыбыз! “Ләйсән” балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме балалары әкиятләр тыңларга, рәсемнәр карага бик тә яраталар. Шулай ук яшьтән үк китапларны сакларга өйрәнәләр, тәрбияче апаларына китапларның битләрен ябыштырыга булышалар.

“Ләйсән” балалар бакчасының уртанчылар төркеме һәр ел фасылына бәйле табигатьтә баручы үзгәрешләр белән танышуны дәвам итте. Алар “Салават күпере” көне уздырдылар һәм пластилин ярдәмендә төсләрне истә калдыру өчен әвәләү алымнарын кулланып үзләре дә салават күперен ясадылар.

Бүген Мөслим авылы "Кояшкай" балалар бакчасында "Дару үләннәре көне" узды. Тәрбиячеләр балаларны дару үләннәре белән альбомнардан, китаплардан, энциклопедиялардан таныштырдылар.


28
август, 2018 ел
сишәмбе

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасының зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары "Туган як"музеена экскурсияга бардылар.Балаларыбыз үзләренең ерак бабалары турында сөйләгәнне игътибар белән тыңладылар. Музейда шулай ук безнең якларда яши торган кыргый хайваннар, кошларга багышланган бүлекләр бар. Балалар зур кызыксыну белән карадылар, аларга бик ошады.Районыбызның тарихы белән танышу баларның күңелләрендә рухи байлык өстәп, тирән хисләр калдырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International