"Курай" паркында музыка кичәсе

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Каникул чорында Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары аеруча актив булдылар. Районкүләм оештырылган чараларда, республикакүләм билгеләп үтелүче бәйрәм көннәрендә укучыларыбыз һәм уытучылар район халкының ялын оештыруда актив катнашты. “Курай” паркында август аенда тагын бер шундый концерт узды. Мәктәпнең төрле бүлекләрендә белем алучы егет-кызлар җырлады, биеде, сәнгатьле итеп сөйләде, уен коралларында уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International