ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Рус Шуган авыл мәдәният йорты директоры яшьләр белән патриотик тәрбия бирү максатыннан "Наркотикларга юк" дигән темага тематик уен үткәрде.

Бәкәбез авыл клубы "Нур"балалар театры коллективы Р.Батулланың "Албасты" пьесасын сәхнәләштерде.

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары интернет конкурсларда бик теләп катнаша. Узган атнада музыка әдәбияте фәнендә белем алучы укучыларның иң яхшы проект эшләре Бөтенроссия “Древо талантов” конкурсына җибәрелгән иде.

Елгабаш авыл клубы директоры ир-атлар арасында бильярд буенча ярышлар үткәрде.

Мөслим туган як музее хезмәткәрләре, Россия Конституциясе көне уңаеннан музәй дәресе үткәрделәр

Иске Вәрәш авылы китапханәчесе, Бөек рус язучысы Н.А.Некрасовның туган көненә багышланган, "Россиянең кабатланмас улы" дип аталган әдәби кичә үткәрде. Укучылар язучының әсәрләреннән өзекләр укыдылар һәм аның әсәрләренә багышлап иҗат ителгән иллюстрацияләр белән таныштылар.

Елгабаш авыл клубы мөдире мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен өйдә күчтәнәчләр һәм концерт номерлары белән очрашу оештырды.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Баланлы авыл мәдәният йортында укучылар өчен "Могҗизалар кыры"уены узды.

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә язучы А. И. Солженицынның тууына 100 ел тулу уңаеннан, “Великий гражданин и писатель” дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрделәр.

Мөслим сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар тарафыннан яратып кабул ителгән рәсем сәнгате бүлеге һәр дәресен ел фасылына, билгеләп үтелүче бәйрәмнәргә багышлап уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International