Рәсем сәнгате бүелеге укучыларының Яңа ел темасына иҗаты

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Мөслим сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар тарафыннан яратып кабул ителгән рәсем сәнгате бүлеге һәр дәресен ел фасылына, билгеләп үтелүче бәйрәмнәргә багышлап уздыра. Бу көннәрдә нәни рәссамнарыбыз якынлашып килүче Яңа ел темасына төрледән төрле эшләнмәләр ясарга өйрәнә. Кемнәрдер бәйрәм балмаскарады өчен маскалар ясый, кемдер үзенчәлекле котлау открыткалары булдыра. Игътибарыгызга кайбер укучыларның Яңа ел темасына багышланган иҗат эшләрен тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International