Метрәй авыл китапханәчесе якташ шагыйрь, А.Алиш һәм С.Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗановның “Мин санарга өйрәнәм” китабы басылып чыгуга 25 ел тулу уңаеннан ,"Балачак шагыйре" исемле әдәби иртә үткәрде.Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗат җимешләре белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп кычкырып укыдылар.
Метрәй авылы китапханәчесе "Оста куллар" түгәрәгенең йомгаклау шөгылен үткәрде. Балалар Яңа ел бәйрәменә уенчыклар ясадылар. Соңыннан түгәрәккә ел дәвамында актив йөргән укучылар билгеләнде һәм бүләкләнде.
Ташлыяр авыл мәдәният йортында сыннар конкурсына әзерлек бара.
Үрәзмәт башлангыч мәктәбе укучылары белән "Табышмак әйтәм - җавабын тап" исеме астында табышмаклар бәйгесе үтте.
Яңа Усы мәдәният йортында эшләп килүче "Замандаш" үзешчән театр коллективы, Рөстәм Мингалимнең "Кунак кызы гел килмәс" исемле комедиясен сәхнәләштерде.
Рус. Шуган авыл мәдәният йортында Нагайбәк авылы үзешчәннәре үзләренең бәйрәм алды концерт программасы белән сөендерделәр.
Шуганка авыл мәдәният йортында сыннар конкурсына әзерлек бара.
Октябрь авыл мәдәният йортында лаеклы ялдагы юбиляр ветераннарыбызны хөрмәтләү кичәсе үтте.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Рус. Шуган авыл мәдәният йортында яшьләр белән "Коррупциягә юк" исемле әңгәмә узды.