Метрәй авыл китапханәчесе якташ шагыйрь, А.Алиш һәм С.Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗановның “Мин санарга өйрәнәм” китабы басылып чыгуга 25 ел тулу уңаеннан ,"Балачак шагыйре" исемле әдәби иртә үткәрде.Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗат җимешләре белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп кычкырып укыдылар.