Район мәдәният йортында мәдәният бүлеге хезмәткәрләре балалары өчен Профсоюз чыршы бәйрәме булып узды. Яңа ел – балалар өчен иң көтеп алынган һәм шатлыклы бәйрәм. Алар Кыш Бабай һәм Кар кызы бүләкләрен көтә. Тамаша барышында балалар әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә сәяхәткә киттеләр. Алар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында балалар татлы призлар алдылар. Чара күңелле һәм кызыклы үтте.
Метрәй авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәменә багышланган күңел ачу кичәсе үткәрде. Балалар яттан шигырьләр сөйләделәр, төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, күңел ачтылар.
Үзәк балалар китапханәчесе Мөслим гимназиясенең 6 сыйныф укучылары өчен “Тапкырлар тапмый калмас” исеме астында кызыклы викторина үткәрде, якташ язучыбыз Мөҗәһит Әхмәтҗановның биографиясе һәм иҗаты турында сөйләде. Балаларга яңа китаплар тәкъдим ителде.
Волонтерлар елы уңаеннан балалар китапханәсе тормышында актив катнашкан укучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Буген “Мөслим туган як музее”нда укучылар өчен кар бабай ясау буенча мастер-класс үтте.
Лицей укучылары Мөслим туган як музеенда үтүче, Илдар Мирхаҗияновның "Архитектура" дип исемләнгән күргәзмәсендә булдылар.
Шуганка авыл мәдәният йорты балалар өчен яңа ел бәйрәме узды.
Рус. Шуган авыл мәдәният йорты балалар өчен яңа ел бәйрәме узды.
Октябрь авыл мәдәният йортында сыннар конкурсына әзерлек бара.
Октябрь авыл мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үтте.