Район мәдәният йортында мәдәният бүлеге хезмәткәрләре балалары өчен Профсоюз чыршы бәйрәме булып узды. Яңа ел – балалар өчен иң көтеп алынган һәм шатлыклы бәйрәм. Алар Кыш Бабай һәм Кар кызы бүләкләрен көтә. Тамаша барышында балалар әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә сәяхәткә киттеләр. Алар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында балалар татлы призлар алдылар. Чара күңелле һәм кызыклы үтте.