Тат.Бүләр урта мәктәбендә тулы көченә Яңа елга әзерлек бара.Һәр сыйныф концерт номерлары әзерли,бүлмә бизи.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уаеннан Тат.Бүләр урта мәктәбенең 5-6 нчы сыйныф укучылары район күләмендә үткән интеллектуаль квестта катнаштылар
16 нчы декабрь көнне Тат.Бүләр урта мәктәбенең сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар “Сыйныф җитәкчесенең эмоциональ халәте һәм баланың уңышка ирешүе” темасы буеча онлайн лекторийда катнашты
Тат.Бүләр урта мәктәбендә 14нче декабрь көнне районыбыз мөхтәсибе Сөнгатуллин Илгиз хәзрәт катнашында “Тормыш дәреслре” үтте. Дәрестә хәзрәт вакытның кадере,әти-әниләргә мәрхәмәтлелек, исәнләшү турында сөйләде
14 нче ноябрь көнне гимназиядә уздырылган татар теле һәм әдәбият укытучыларының районкуләм семинарындаТат.Бүләр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Зиннатуллина Т.М. катнашты.
1нче декабрь көнне Тат.Бүләр урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән йомгаклау иншасы яздылар
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уаеннан 3 декабрьдә Тат.Бүләр урта мәктәбенең 10-11 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар колективы “Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” исемле халыкара акциядә катнашты.Акциянең инициаторы һәм оештыручысы – Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты.Әлеге акциядә коллекив ел саен катнаша. Чара белемнәрне тикшереп кенә калмыйча,Бөек Ватан сугышы белән бәйле яңа мәгълүмат туплау өчен дә зур этәргеч булыр дип ышанабыз.
Тат.Бүләр урта мәктәбе укучылары инвалидлар декадасы кысаларында “Йөрәк җылыңны бүләк ит!” акциясендә катнашты.
Тат.Бүләр урта мәктәбенең10-11нче сыныф укучылары КФУ үткәргән рус теле,математика,җәмгыять белеме,тарих фәннәреннән онлайн-олимпиада да катнашып белемнәрен ныгыттылар.
Тат.Бүләр урта мәктәбенең 5-6 нчы сыйныф укучылары Исәнсеф авылы һәм Тат.Бүләр авылы һәйкәл яны участокларын кардан чистарттылар. Гардиханова Асия апага 6 нчы сыйныф укучылары, Үрәзмәт башлангыч сыйныф укучылары Вәлиев Хәсән бабайга шефлыкка бардылар.