Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уаеннан 3 декабрьдә Тат.Бүләр урта мәктәбенең 10-11 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар колективы “Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” исемле халыкара акциядә катнашты.Акциянең инициаторы һәм оештыручысы – Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты.Әлеге акциядә коллекив ел саен катнаша. Чара белемнәрне тикшереп кенә калмыйча,Бөек Ватан сугышы белән бәйле яңа мәгълүмат туплау өчен дә зур этәргеч булыр дип ышанабыз.