ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

Халыкның төрле категорияләре арасында ГТО ("Хезмәткә һәм оборонага әзер!") нормативларын тапшыруны, спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Мөслим районы буенча ГТО администраторы Фаттахов Рәсил Кирам улы Тат.Бүләр урта мәктәбе хезмәткәрләре белән "Безнең тормышыбызда ГТО" дигән темага очрашу үткәрде. Фәттахов Р.К. ГТО принциплары, максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Ул Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының структурасы һәм эчтәлеге, төп бүлекләре, сынау төрләре (тестлар) һәм нормативлары белән таныштырды. Расил Кирамович катнашучыларны ГТО Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексында катнашырга чакырды

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Администратор ГТО Фаттахов Р.К. физик культура укытучылары Мирзаянов М.Х.һәм Хасанова С.Ф. белән берлектә Тат.Бүләр урта мәктәбендә ГТО тестларын тапшыру буенча чара үткәрде. Анда 1 нче - 11 нче сыйныф укучылары катнашты. барысы 52 укучы. Катнашучылар, яшь категориясенә карап, төрле нормативларны тапшырдылар. Мәсәлән, турникта тартылу, йөгерү һәм отжимание, озынлыкка сикерү, туп ыргыту буенча үз нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Укучыларның күбесе ГТО нормаларын уңышлы тапшырды

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Тат.Бүләр урта мәктәбе волонтерлары өлкәннәргә һәрдаим ярдәм итеп торалар.Алар өлкәннәргә кар чистартырга булышалар

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Солтанова Т.Р. "Мизгел" яшьләр үзәгендә оештырылган "Без - волонтерлар" челленджында җиңүчеләрне котлау тантанасында катнаштылар.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

20.01.2012 15.00 сәгатьтә сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар өчен «Помощь классного руководителя в период повышенной стрессовой нагрузки и при наличии постстрессовых реакций у детей" темасына "К-Р сәгате" дигән темага лекторий оештырылды. сылтамасы: https://www.youtube.com/channel/UCxfQ_Bdr-16icIrL2EE8BtA Спикер: Лушпаева И. и., К(П)ФУның психология һәм мәгариф институтының педагогик психология кафедрасы доценты, ТР мәгариф системасында баш штаттан тыш эксперт-психолог. 13 сыйныф җитәкчесе һәм 24 ата-ана катнашты

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

27
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Тат.Бүләр урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Заһидуллина Зәринә “Куркынычсыз юллардан – куркынычсыз дөньяга” дип аталган рәсем конкурсында район буенча 1нче урынны алды һәм грамота белән бүләкләнде.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Тат.Бүләр урта мәктәбенең 4 нче  сыйныф укучысы Мирзаянов Нурисла  “Ел укучысы – 2021” конкурсының зона этабында катнашып уңышлы чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Эчкечелек,тәмәке тартуның, наркоманиянең организмга зарарлы йогынтысы турында күзаллауны киңәйтү,яшүсмерләр арасында зарарлы гадәтләрне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан,9-11нче сыйныф укучылары белән “Упкынга алып баручы өч баскыч”дигән темага сыйныф сәгате узды.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан укытучы хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү,иҗади эшләүче мөгаллимнәрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү,эш тәҗрибәсен тарату максатында районкүләм “Ел укытучысы” бәйгесе оештырылган иде.Әлеге һөнәри бәйгедә башлангыч сыйныф укытучысы Шайгарданова Гүзәлия Әскать кызы лауреат булды.гүзәлия Әскатовна,педагогик хезмәтегез тагын да яңа үрләргә әйдәсен!

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

26
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Тат.Бүләр урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Вәҗетдинова А.Ә. районкүләм методик семинарда катнашты. Әлеге чара Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International