Администратор ГТО Фаттахов Р.К. физик культура укытучылары Мирзаянов М.Х.һәм Хасанова С.Ф. белән берлектә Тат.Бүләр урта мәктәбендә ГТО тестларын тапшыру буенча чара үткәрде. Анда 1 нче - 11 нче сыйныф укучылары катнашты. барысы 52 укучы. Катнашучылар, яшь категориясенә карап, төрле нормативларны тапшырдылар. Мәсәлән, турникта тартылу, йөгерү һәм отжимание, озынлыкка сикерү, туп ыргыту буенча үз нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Укучыларның күбесе ГТО нормаларын уңышлы тапшырды