З.Басыйрова исемендәге райн мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык” фестивале узды “ Созвездие –Йолдызлык” фестивале талантлы балаларның иҗади үсеше өчен уникаль мәйданчык, Татарстан титулы брендларының берсе булган проект.Биредә барысы да талантка һәм иҗатка багышланган, иҗади, тырыш укытучыларыбыз һәм әти-әниләребез, балалар үз талантлары күрсәтә һәм үстерә.“ Созведие- Йолдызлык -2022” фестивалендә “ Бөтерчек” кызлар бию ансамбле “ Их яшь чаклар “ һәм заманча бию белән катнашып 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Кызларны бу җиңүләре белән котлыйбыз.
Балалар өчен ышаныч телефоны -8-800-2000-122-балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә түләүсез психологик ярдәм.Телефонда сиңа үз тормышыңдагы проблемаларны хәл итәргә ярдәм итүче әзер тәҗрибәле психологлар эшли. Тәҗрибәле белгеч белән сөйләшү начар кәефне һәм моңны җиңәргә; ата-аналар, сыйныфташлар яки укытучылар белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга, үз хисләреңне һәм теләкләреңне яхшырак аңларга; якын кешеләр белән уртаклашырга теләмәгән шәхси проблемалар турында фикер алышырга ярдәм итә ала: Шалтырату аноним (син үз исемеңне әйтмисең ), бушлай һәм конфиденциаль (сөйләшүнең эчтәлеге чит кешеләргә кагылмый)
“Пушкин картасы” проектын тормышка ашыру максатыннан , Тат.Бүләр урта мәктәбенең 9-10 нчы сыйныф укучылары “ Караш- вокаль –хореографик төркеменең “ Ничек күңелле һәм кызык, ә иң мөһиме вакытны файдалы үткәрү “ темасына үткәрелгән концертына бардылар.
2 нче март көнне белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк системасын үстерү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында Тат.Бүләр урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары функциональ грамоталылыкны формалаштыру буенча диагностик тест эшләде.
2 нче март көнне Тат.Бүләр урта мәктәбенең 1-3 нче сыйныфларында “ Әлифба” бәйрәме уздырылды.Бәйрәмдә укучылар шигырь сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, “ Хәерле көн” дип исемләнгән курчак театры күрсәттеләр.
1 нче март көнне Тат.Бүләр урта мәктәбенең 6 нчы сыйныфында “ Үз –үзеңне танып белән” дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Укучылар уңай һәм тискәре сыйфатларын турында сөйләштеләр. Үзләрендәге уңай сыйфатларны ничек үстерергә, тискәре сыйфатларны ничек булдырмаска икәнен әйттеләр, төрле күнегүләр ярдәмендә үз фикерләрен җиткерделәр.
26 нчы февраль көнне Мөслим гимназиясе базасында "Аҗаган"хәрби - спорт уены үтте. 6 конкурс нәтиҗәләре буенча Тат.Бүләр урта мәктәбе командасы 3 урынны яулады.
22 нче февраль көнне 8-11 нче сыйныфлар арасында Хәрби патриотик айлык кысаларында “ Ягез әле егетләр” конкурсы узды. Командалар арасында “Патриот” командасы җиңү яулады.
21 нче февраль көнне Халыкара туган телләр көне уңаеннан татар халык йолаларына карата әдәби иртә үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары татар халкының йолаларын күрсәттеләр.
21 нче февраль көнне мәктәпкәчә тәрбия төркемендә Туган тел көненә карата кичә узды. Бу кичәдә авыл библиотекаре Мирзаянова Гөлнур да катнашты.Ул балаларга Туган телебезнең бөеклеге турында әңгәмә үткәрде, шигырләр укыды, уеннар уйнатты. Балалар да туган телебездә матур итеп шигыр сөйләделәр.