ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2021 ел
җомга

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырылган республикакүләм "Халыклар төрле - Республика бер генә!" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Катнашкан тәрбиячеләребезне:  Халиуллина Н.И., Латипова А.Ф., Гиздатова Р.В., Ахунова Э.Н. ларны төрле номинацияләрдә 1 дәрәҗә дипломга лаек булулары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә эшләрендә иҗади уңышлар телибез!

Республикакүләм "Әти белән бергә!" бәйгесендә катнашып, "Гаилә традицияләре" номинациясендә 3 урын яулаучы Гәрәева Азалияне, "Бар эшне дә булдыра!" номинациясендә 1 урын яулаучы Нуруллин Тимурны җиңүләре белән котлыйбыз! Балаларга да, тәрбиячеләре Закирова Лилия Рәйхан кызына да киләчәктә уңышлар телибез!


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Уртанчылар төркемендә иртәнге якта өстәл уеннары уйнау оештырыла. Татар әкиятләре буенча пазллар, шакмаклар җыеп,  балалар әкиятләрнең исемен, авторын, геройларын искә төшерәләр. Математик күзаллауларын ныгыту максатыннан төрле кызыклы биремнәр эшлиләр. 


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

9 нчы март көнне Мөслим гимназиясе базасында методик семинар узды. Семинарда Мөслим муниципаль районының яшь укытучылары, "Мәгариф идарәсе" методистлары катнашты.


6
март, 2021 ел
шимбә

“Шәмсия Җиһангирова – лирик күңелле, романтик рухлы шагыйрә”


5
март, 2021 ел
җомга

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы уңаеннын, 2март көнне Мөслим гимназиясе базасында "Мин милләтнең киләчәге, горурлыгы" конкурсының финал туры булып узды. "Кояшкай" балалар бакчасының данын мәктәпкә әзерлек төркемендтәрбияләнүче Әхтәриева Зарина яклады, "Иң остэ биюче" номинациясында жинү яулады 

Бүген безнең балалар бакчасының музыка залында уртанчылар төркеменең 8 Март - әниләр һәм әбиләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды.Бу көнне балалар әниләренә, әбиләренә һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренә рәхмәт һәм мәхәббәт сүзләрен бүләк иттеләр. Балалар  иң кадерле кешеләренә карата үз хисләрен шигырь һәм җырлар аша җиткерделәр.


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, "Кояшкай" балалар бакчасың мәктәпкә әзерлек төркеме Мөслим үзәк китапханәсе белән берлектә "Уйный- уйный үсәбез" дигән кызыклы уен кичәсе узды. Кичәдә балалар бик күп төрле татар халык уеннары уйнадылар: "Түбәтәй", "Кәрия-Зәкәрия", "Чума үрдәк, чума каз", "Йөзек салыш" һ.б. Балалар шулай ук А.Барто китаплары белән таныштылар.

"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркемендә әниләр бәйрәме үтте

"Күбәләк" балалар бакчасында Мөслим гимназиясенең 2б сыйныфы укучылары бакчабызда "Урман  аланында" әкиятен сәхнәләштерделәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International