ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2022 ел
җомга

Тәрбияче Закирова Лилия Райхан кызы "Яшел ут-2022"конкурсында , "Балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеген булдыру буенча мәктәпкәчә белем бирү оешмасының иң яхшы тәрбиячесе" бәйгесендә балалар белән дәрес күрсәтеп, 2 нче урынны яулады.

"Яшел ут-2022" конкурсында "Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеген булдыру буенча иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы" 1 урын грамотасы белән бүләкләндек.

МБДОУ "Күбәләк" балалар бакчасы "Татарстан чаңгы юлы 2022" дә катнаштылар.

Зурлар төркеме балалары белэн Муса Җәлилне искә алдык. Анын ни өчен герой- шагыйрь дип аталганын белдек. Азалия " Сәгать" шигырен яттан сөйләде; Инзилә " Кызыл ромашка", Газизә" Дару" шигырьләренә карата рэсемнәр ясаганнар, шигырь эчтәлекләре буенча әңгәмә кордык. Биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштык.


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Әлмәт шәһәрендә "Ел тәрбиячесе" республика бәйгесенең зона этабы узды. Безнең балалар бакчасыннан, конкурсның район этабында җиңү яулаган, Хәлиуллина Венера Васил кызы чыгыш ясады һәм балалар белән эшчәнлек күрсәтте.

Бакчабызда эшләүче ир- егетләребез Марат абый белән Данил абыйны якынлашып килүче бәйрәм- "Ватанны саклаучылар көне" белән котлап балалар концерт номерлары күрсәттеләр.

Зурлар төркемендә " Ватанны саклаучылар" көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Балалар кадерлеләренә җыр, шигырь, бию бүләк итеп видеокотлауларын җибәрделәр.


18
февраль, 2022 ел
җомга

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү эшчәнлеге. Өченче яшьтәге балалар белән оештырылган эшчәнлекләр уен характерында үткәрелә.

“Күбәләк” балалар бакчасында сабыйлар  көннәрен иртәнге гимнастика ясаудан башлыйлар, күнегүләр ясау балаларга  көн дәвамына җитәрлек  күтәренке рух  бирә. Балаларга,  аеруча , гимнастиканың  музыка астында үтүе ошый . Күңелле композияцияләр  уянырга һәм актив хәрәкәтләнергә нык ярдәм итәләр.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә физик тәрбия эшчәнлеге. Тема: уң һәм сул аякларда чыратлашып сикерү, гимнастик швед стенасына менү. Максат: хәрәкәтләрне, тизлекне координацияләү. Аяк мускулларын ныгыту. Игътибарны, кул көчен, кул һәм аяк хәрәкәтләрен координацияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International