“Күбәләк” балалар бакчасында сабыйлар көннәрен иртәнге гимнастика ясаудан башлыйлар, күнегүләр ясау балаларга көн дәвамына җитәрлек күтәренке рух бирә. Балаларга, аеруча , гимнастиканың музыка астында үтүе ошый . Күңелле композияцияләр уянырга һәм актив хәрәкәтләнергә нык ярдәм итәләр.