"Күбәләк" балалар бакчасы коллективы да Бөтенрәсәй субботнигына кушылды
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары белән Г.Тукай әкиятләрен укыдык, әкиятләр буенча рәсемнәр карадык.
Икенче кечкенәләр төркемендә "Сыерчык оясы"темасына кисеп-ябыштыру эшчәнлеге. Эшчәнлекнең максаты: балаларны әзер формалардан сыерчык оясы сурәтләре ясарга өйрәтү; пөхтә ябыштыру алымнарын ныгыту; балаларны эшләрне караганда образны күрергә өйрәтү.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә Г.Тукай иҗатына багышланган рәсем күргәзмәләре оештырылды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркемендә Г. Тукай иҗатына багышланган кичә утте. Балалар аның иҗатын искә төшереп җырлар җырладылар, шигырь - әкиятләрен сөйләделәр.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә Г. Тукай иҗатына багышланган кичә утте. Балалар аның иҗатын искә төшереп җырлар җырладылар, шигырь - әкиятләрен сөйләделәр. Кунакка "Былтыр" да килде. Ул егетләрнең җитезлекләрен сынады.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә Г. Тукайның иҗатына багышланган рәсем күргәзмәсе оештырылды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасында, балаларда Г. Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, шигырь бәйрәме үткәрелде.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уртанчылар төркемендә татар халкының милли уеннары белән танышуны дәвам итү. Балаларда уеннарга кызыксыну уяту, халкыбызның йолаларын саклап калу теләге формалаштыру.
Районыбызда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында оешма - предприятиеләрнең үзешчән сәнгатьтә катнашучылар арасында "Җырлыйм туган якта" район смотр - конкурсының йомгаклау концерты булып узды. Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы да концертта уңышлы чыгыш ясап, Рәхмәт хаты һәм бүләккә ия булды.