Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә Г. Тукай иҗатына багышланган кичә утте. Балалар аның иҗатын искә төшереп җырлар җырладылар, шигырь - әкиятләрен сөйләделәр. Кунакка "Былтыр" да килде. Ул егетләрнең җитезлекләрен сынады.