ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме ндә "Тәм-томнар көне". Балалар белән яраткан тәм-томнар турында әңгәмә кордык, пластилиннан тәмле конфетлар ясап вак кул моторикасын ныгыттык.

 

Тэги: "Мәгариф идарәсе" МКУ

13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан зурлар төркеме балалары белән" Табигать көне" темасына әңгәмә кордык, рәсемнәр буядык. Табигать сүзе астына ниләр керә микән, шуны аңлап киттек. Аны саклау, яклау, ярату кирәклегенә төшендек.

Тэги: "Мәгариф идарәсе" МКУ

12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әкият көне".Балалар белән өстәл театры белән татар халык әкияте "Өч кыз" ны сәхнәләштердек.Әкият күрсәткәндә балаларның әкиятләр турында белемнәрен гомумиләштерү, игелеклелек, командада эшли белү, сөйләмнең коммуникатив функцияләрен камилләштерүдә эшчәнлек алып барылды.

Тэги: "Мәгариф идарәсе" МКУ

8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән гайлә турында әңгәмә үткәрдек. Балалар үзләренең гайләләре турында сөйләделәр, гайләләре белән төшкән фотосүрәтләре белән уртаклаштылар.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бөҗәкләрнең күптөрлелеге турында белемнәрне киңәйттеләр. Аларның төзелеше, үзенчәлекләре белән таныштылар. Тышкы кыяфәтне аерырга, аерымлыклар табарга өйрәнделәр.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасы балалары белән урман байлыклары - гөмбәләр турында күзаллауларын киңәйттек, күңелле уеннар уйнадык.

 


4
июль, 2021 ел
якшәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасы балалары да XI Бөтенросия авыл сабан туенда актив катнаштылар. Муллагалиев Ильдан "Татар малае, татар кызы" бәйгесе жиңүчесе буларак катнашты.

"Күбәләк" балалар бакчасы балалары да  XI Бөтенросия авыл сабан туенда актив катнаштылар. Хабибуллина Алия аш-су остасы буларак катнашты.


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасында бүген Асфальтта рәсем һәм уеннар көне.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасы коллективы, милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе- бүләк җыю гадәте буенча, Мөслим урамнары буйлап, Сабантуйга бүләк җыярга чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International