Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бөҗәкләрнең күптөрлелеге турында белемнәрне киңәйттеләр. Аларның төзелеше, үзенчәлекләре белән таныштылар. Тышкы кыяфәтне аерырга, аерымлыклар табарга өйрәнделәр.