"Һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында Мөслим гимназиясендә спортзалларында ремонт эшләре бара.
7б сыйныфы укучылары әти-әниләре белән бергәләп "Тату сыйныф серләре" конкурсының финалында призёр булган өчен тапшырылган сертификатка "Ривьера" аквапаркында рәхәтләнеп ял итеп кайттылар
"Мин әйләнә-тирәне ойрәнәм" проекты кысаларында беренче сыйныф укучылары үзләрен роботларга программа төзүдә сынап карадылар. Роботлар гимназиягә "Точка роста" проекты буенча кайттылар.
Врач-педиатр Нассер Гассан Назимович Мөслим гимназия укучылары белән "Ата-аналар каршында бурыч" темасына Әхлак дәресе үткәрде.
Мөслим гимназиясе 5б сыйныф укучылары районыбызның лаеклы ялдагы укытучылары Моряк һәм Фирая Йосыповларның шәхси музей-йортында экскурсиядә булдылар. Тәрбияви һәм кызыклы очрашу өчен зур рәхмәт!
Мөслим районында Русия ГТХМ вәкиле Идиятуллин Р.А. МББУ "Мөслим гимназиясе" ндә янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерү үткәрде, шулай ук укытучылар коллективы һәм уку йортының техперсоналы белән инструктаж үткәрде.