ЯҢАЛЫКЛАР



30
гыйнвар, 2021 ел
шимбә

Ел укучысы

"Уңганнар һәм булганнар" интеллектуаль бәйгесе


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

2а сыйныфы укучылары кече мәктәп укучылары өчен “Тере сүз” республика олимпиадасында катнаштылар. Бәдретдинова Зарина, Хафизов Әмир, Нәфыйкова Регина призёрлар булдылар. Сыйныф җитәкчесе: Ермолаева Э.С.

7б сыйныфы укучылары әти-әниләре белән бергәләп "Тату сыйныф серләре" конкурсының финалында призёр булган өчен тапшырылган сертификатка "Ривьера" аквапаркында рәхәтләнеп ял итеп кайттылар


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Мөслим гимназиясе укучысы Гардеева Эльвина республикакүләм инглиз теле буенча олимпиадада призер булды. Җитэкчесе: Шаймухаметова Чулпан Разитовна.


7
декабрь, 2019 ел
шимбә

"Мин әйләнә-тирәне ойрәнәм" проекты кысаларында беренче сыйныф укучылары үзләрен роботларга программа төзүдә сынап карадылар. Роботлар гимназиягә "Точка роста" проекты буенча кайттылар.


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Мөслим гимназиясе базасында 9-11 сыйныф укучылары өчен КФУ фәнни десанты белән очрашу оештырылды

Врач-педиатр Нассер Гассан Назимович Мөслим гимназия укучылары белән "Ата-аналар каршында бурыч" темасына Әхлак дәресе үткәрде.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Мөслим гимназиясендә якташыбыз, шагыйрә, күпсанлы җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины Шәмсия Җиһангирова һәм язучы-прозаик, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе,”Мәдәни җомга” газетесының баш мөхәррире Вахит Имамов белән очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International