ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2021 ел
якшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында, 1-10 нчы сыйныф укучылары “Счастье в конверте” дигэн кино карадылар. Кино бик эчтәлекле, тәрбияви. Кинода  әниләргә карата мәрхәмәтле булу, өкәннәрне хөрмәт итү, сугышта күргән авырлыклар - боларның һәрберсе кинода күрсәтелеп кителде.


24
апрель, 2021 ел
шимбә

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Мөслим гимназиясенең укучылары Бадертдинова Адиля, Шарифуллина Алсу и Кашапов Данияр "Тукай белән Пушкин йолдызлыгында" республика сәнгать конкурсында 1нче дәрәҗә лауреат исемнәрен яулап кайттылар. Укытучылары - Хайруллина Ч.А.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан,  Мөслим гимназиясендә якташ язучыбыз, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Халык язучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины, прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев белән очрашу үткәрелде.


18
апрель, 2021 ел
якшәмбе

Теләче "Батыр" спорт-сәламәтләндерү комплексында кул көрәше буенча Хадиуллин Хәким Каниф улы призына ачык беренчелек уздырылды. Гимназиябез укучылары Бариев Илхам һәм Гайнуллин Ислам 1 урынга, Сөләйманов Ранис, Бариева Илина 2 урынга, Зиннуров Ильдар 3 урынга лаек булдылар.
Тренерлары: Бариев Л.Х.

  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Үзәк китапханә” хезмәткәре Кашапова Миләүшә Рәшит кызы Мөслим гимназиясенең 2 б сыйныф укучылары өчен "Китап - безнең иң яхшы дустыбыз" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Балалар укуын пропагандалау максатыннан, балалар популяр балалар язучылары һәм кызыклы китаплар турында күп мәгълүмат алдылар. Китапханәче сөйләве презентация белән үрелеп барды. Әкият персонажларына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Укучылар вакытны күңелле һәм кызыклы итеп үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар.    

       Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Мөслим үзәк китапханәсендә балалар шагыйре, ТР Атказанган укытучысы, балалар шагыйре, А.Алиш, С. Сөләйманова исемендәге премияләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән очрашу узды. Әлеге чарада Мөслим гимназиясенең 4б сыйныфы һәм сәнгать мәктәбе укучылары катнашты. Мөҗәһит Әхмәтҗанов балаларга үзенең иҗат җимешләре, шөгыльләре турында сөйләде, төрле уен коралларында уйнап күрсәтте. Балалар үз чиратында әдипнең шигырьләрен сөйләде. Чара сәнгать мәктәбе фортепиано һәм тынлы уен кораллары бүлеге укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды.


11
апрель, 2021 ел
якшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, үзәк китапханә хезмәткәре Вафина Г.З
Мөслим гимназиясенең 6А сыйныф укучыларына "Беренче очыш" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Китапханәче Ю.А.Гагаринның тормышында булган кызыклы мизгелләре турында сөйләде.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 2в сыйныфында "Китап - безнең дустыбыз" дигән тема астында тәрбия сәгате булды.Укучылар үз китапларын булдырдылар.

Мөслим гимназиясе укытучылары белән укучылары "Тоталь диктант" акциясендә катнаштылар.


10
апрель, 2021 ел
шимбә

"Һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында Мөслим гимназиясенең спортзалында ремонт башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International