Мөслим гимназиясендә Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев белән очрашу

2021 елның 24 апреле, шимбә

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан,  Мөслим гимназиясендә якташ язучыбыз, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Халык язучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины, прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев белән очрашу үткәрелде. Балалар 2019 нчы елда чыккан "Тургай" китабы   буенча чыгыш ясадылар, табышмак-сорауларга җавап бирделәр. Фоат Садриевның  тормышы, иҗаты буенча интеллектуаль уенда катнаштылар. Язучы үзенең фикерләре белән уртаклашты. Балаларга киңәшләрен,  кызыксындырган сорауларына  җавапларын бирде. Очрашу бик кызыклы үтте.  "Тургай" әсәренең кайсыбер серләрен чишкәндә язучыбыз яшьлек елларына кайтты. Балаларны әдәбият дөньясында сәяхәттә йөртте. Яшь каләм тибрәтүчеләргә язучы һөнәренең серләрен өйрәтте. Нәрсә ул бәхет? Ничек максатыңа ирешергә? -дигән сорауларга укучылар язучы белән бергә җавап эзләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International