ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

"Балаларны яклау көне" уңаеннан, юл йөрү кагыйдәләрнә багышланган районкүләм асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырылды. Бу конкурста 5б сыйныфы укучысы Салихзянова Камилә 2 урын яулап, портатив колонка белән бүләкләнде. Башка актив катнашкан барлык укучыларга да истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

 

Мөслим гимназиясе башлангыч сыйныфы укучылары "Олимпиада- уңышка ачкыч" исеме астында уздырылучы олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Унышлар сезгә, укучылар!


25
май, 2021 ел
сишәмбе

Мөслим гимназиясе бинасында Мөслим авылы мәктәпләренең 10 сыйныф укучылары өчен 5 көнлек сборлар башланып китте.

Тэги: Мөслим гимназиясе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 1а сыйныфында "Әкиятләр илендә" дигән исем астында интеллектуаль викторина үтте. Укучылар төрле халык әкиятләрен сөйләделәр, сүзсез мимикалар һәм хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәттеләр, аларга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Викторина азагында укучылар асфальтка акбур ярдәмендә үзләренең иң яраткан әкиятләреннә иллюстрацияләр ясадылар.

Тэги: Мөслим гимназиясе

2
май, 2021 ел
якшәмбе

Халыкара туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Г.Тукайның тууына 135 ел уңаеннан педагог-китапханәче Солтанова Г.М. гимназиянең 2 а сыйныфы укучыларына “Без Тукайлы халык мәңгегә!” дип исемләнгән чара үткәрде. Укучылар Тукайның тормыш юлын өйрәнделәр. Г.Тукайның шигырьләрен тыңладылар һәм укыдылар, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.

Халыкара туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Г.Тукайның тууына 135 ел һәм шигырь бәйрәме уңаеннан гимназия фойесында китап күргәзмәсе оештырылды.  Күргәзмәдә Г.Тукайның иҗаты белән танышырга, китапларын карарга мөмкин.      

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан,  Мөслим гимназиясендә якташ язучыбыз, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Халык язучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины, прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев белән очрашу үткәрелде. Балалар 2019 нчы елда чыккан "Тургай" китабы   буенча чыгыш ясадылар, табышмак-сорауларга җавап бирделәр. Фоат Садриевның  тормышы, иҗаты буенча интеллектуаль уенда катнаштылар.

Туган телләр һәм халыкларлар бердәмлеге елы кысаларында Мөслим гимназиясе 2 нче Б сыйныф укучылары Г. Тукайның туган коненә карата «Тукай безнең кунелләрдә» дигән әдәби музыкаль композиция күрсәтте. Чарада башлангыч сыйныф укучылары Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрделәр. Чара ахырында укучылар грамоталар белэн бүләкләнделәр.


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

"Һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында Мөслим гимназиясендә спортзалларында ремонт эшләре  бара.


25
апрель, 2021 ел
якшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында, 9 нчы апрель көнне, Үзәк китапханә хезмәткәре Вафина Гөлсирә Зәкәр кызы Мөслим гимназиясенең 6А сыйныф укучыларына “Беренче очыш” дип исемләнгән темага сыйныф сәгате үткәрде. Китапханәче Вафина Г.З. Ю.А.Гагаринның тормышында булган кызыклы мизгелләр турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International