“Беренче очыш” дип исемләнгән темага сыйныф сәгате

2021 елның 25 апреле, якшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында, 9 нчы апрель көнне, Үзәк китапханә хезмәткәре Вафина Гөлсирә Зәкәр кызы Мөслим гимназиясенең 6А сыйныф укучыларына “Беренче очыш” дип исемләнгән темага сыйныф сәгате үткәрде. Китапханәче Вафина Г.З. Ю.А.Гагаринның тормышында булган кызыклы мизгелләр турында сөйләде.

Сыйныф сәгате презентация нигезендә алып барылды, шулай ук укучыларга “Беренче очыш” темасына кызыклы китаплардан, газета-журналлардан торган выставка оештырылды. Укучылар китапларны, газета-журналларны кызыксынып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International