Грант!

2017 елның 29 августы, сишәмбе

“Мөслим туган як музее”  үзенең эшчәнлеген елдан – ел камилләштерә бара. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең  мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге иҗади коллективларга үз  проектларын тормышка ашыруда ярдәмгә  бирелә торган, 200 меңлек грантын отуга иреште. Грант проекты, Октябрь  Социалистик революциясенең 100 еллыгына багышланып эшләнгән “Совет чоры” экспозиция залы буенча эшләнде һәм республикада иң яхшыларның берсе буларак танылды. Музей коллективын зур уңышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International