“Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә 2017-2018 уку елының беренче педагогик киңәшмәсе үтте. Әлеге киңәшмәдә үзәкнең методистлары һәм өстәмә белем бирү педагоглары катнашты. Директор урын басары Э.Д.Шәймарданова электрон журналны тутыру һәм эш программаларын ясау тәртибе белән таныштырды. Шулай ук “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры И.Н.Яббаров үзгәрешләр, эшләү тәртибе, яңалыклар турында сөйләп узды .
Шулай ук алдагы берләшмәләргә балалар җыю бара: ландшафтлы дизайн, яшь эколог, туган якны өйрәнү берләшмәсе, цифырлы фото һәм видео, автомодельләштерү, авиамодельләштерү, робототехника, IT- программалаштыру, инженер лабораториясы, башлангыч техник модельләштерү. Өстәмә белем бирү учреждениесында шөгыльләнергә теләүчеләр бүгеннән үк языла алалар.
Офыклылар белән бергә бул! Киләчәк бездән башлана!
Тел.: 2-58-98
Адрес: Мөслим авылы, Гагарин урамы , 11 йорт.