“Мөслим туган як музеенда” өр–яңа экспозиция заллары барлыкка килде. Илебез, районыбызның совет чорындагы үсешен ачып бирүче, заманача эшләнгән “Совет чоры” залы килгән кунакларны үзенә җәлеп итә. Шулай ук Мөслим районының бүгенге үсешен күрсәткән зал да булдырылды. Бу залда районыбызның җирлекләре, икътисады белән якыннан танышырга мөмкин.