27 майда Мөслим авылында "Кояшлы Ык" яр буенда мөселманнарның төп бәйрәмнәрнең берсе булган - Корбан Бәйрәмгә багышланган гаилә бәйрәме узды. Аны район мөхтәсибәте һәм муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге (МЦ «Мизгел») буйсынуындагы структуралары оештырды. Оештыручылар уйлавынча, күпконфессияле республикада үсүче мөселман балалары үз бәйрәмнәрен яхшы белергә һәм аларны бүләкләр, шатлык һәм күңел ачу белән ассоциацияләргә тиеш. Балалар чиратлашып шигырьләр сөйләделәр, мөнәҗәтләр һәм догалар укыдылар. Аннары бәйрәм уен белән дәвам итте. "Мизгел" МЦ белгечләре күңел ачу уеннары, эстафеталар һәм спорт ярышлары оештырды. Чара азагында барысы да тәмле пылау һәм татлы чәй белән сыйланды.