16 август көнне Мөслим район үзәк хастаханәсендә гриппка каршы вакцинация башланды. 28 августка 182 бала һәм 975 олы кеше прививка ясаткан. Исегезгә төшерәбез, барлыгы– 1885 вакцина кайтты (олылар дозасы – 1600, балаларга – 285). Вакцина яхшы кабул ителә, аллергия күзәтелмәде (тавыкка аллергия булган кешеләргә сак булырга кирәк). Барыгызныда прививка ясатырга чакырабыз, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген кайгыртыгыз!