Бүген "Күбәләк" балалар бакчасында Яхшы гадәтләр көне.

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасында Яхшы гадәтләр көне.Тәрбиячеләр "Кем һәм ни өчен тәртип кагыйдәләре уйлап тапкан", "Син зурларга ничек ярдәм итәсен", "Минем яхшы гамәлләрем" исемле әңгәмә үткәрделәр. Балалар "Яхшы-начар" сюжетлы рәсемнәр карадылар.Тәрбиячеләр "Иптәшеңә яхшы сүз әйт", "Ягымлы итеп эндәш"этюд уйнап карауны оештырдылар. Балалар төрле биремнәр үтәделәр: "Ничек...(исәнләшергә,саубуллашырга, рәхмәт әйтергә, сорарга, баш тартырга, мөрәҗәгать итәргә).

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International