"Карлыгач" балалар бакчасы, уртанчылар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Икмәк юлы - басудан безнең өстәлгә" проект кысаларында, ындыр табагында булып кайттылар. Проектның максаты: икмәкнең безнең табынга нинди юллар белән килүен балаларга аңлату, игенчеләргә хөрмәт хисләре, икмәккә сак караш тәрбияләү.