2017 елның 15 августында эш визиты белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафин Мөслим районында булды. Хастаханәнең бүлекләрендә һәм поликлиникада авырулар белән очрашты, табиблар һәм белгечләр белән киңәшмә үткәрде, Мөслим үзәк район хастаханәсенең күрсәткечләре белән таныштырды һәм фикер алышты, аеруча халыкның диспансерлаштыруына игътибар юнәлтергә һәм профилактик эшне көчәйтергә басым ясады.